ТР Дәүләт экспертизасында коррупциягә каршы эшчәнлеккә йомгак ясадылар

2025 елның 29 июле, сишәмбе

ТР Дәүләт экспертизасында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең планлы утырышы булды. Чара учреждение директоры Рафар Шакиров рәислегендә узды.

Катнаш көндезге-дистанцион форматта оештырылган утырышта ТР Төзелеш министрлыгы урынбасары Владимир Кудряшев та катнашты. Видеоконференц элемтәгә ТР Дәүләт экспертизасының Яр Чаллы зона бүлеге вәкилләре дә кушылды.

Утырышны ачып, комиссия рәисе Рәфәр Шакиров учреждениенең Коррупция куркынычларын профилактикалауга игътибары хакында сөйләде: «ТР Дәүләт экспертизасы коррупцияне кисәтүгә өстенлекле игътибар бирә».

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр:

2025 елның II кварталында коррупциягә каршы тору планын үтәү.

Утырышта катнашучылар барлык планлаштырылган чараларның үтәлешен билгеләделәр. Төп аспектлар:

• шәхси кабинет аша электрон форматта дәүләт хезмәтләре күрсәтү;

• товарларны һәм хезмәт күрсәтүләрне бары тик конкурентлы ысуллар белән генә сатып алу;

• хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек.

Өстәмә рәвештә, объективлыкны һәм үтә күренмәлелекне тәэмин итү өчен, даими нигездә заказчылар һәм проектлаучылар белән техник киңәшләр үткәрелә, шулай ук мәгълүмат бирү һәм аңлату технологияләре камилләштерелә.

Доклад белән ТР Дәүләт экспертизасының юридик бүлеге башлыгы, ТРда Коррупциягә каршы комплаенс һәм эшлекле этиканы үстерү советы әгъзасы Гөлназ Ильясова чыгыш ясады. Ул коррупцион хокук бозулар (административ һәм җинаять) өчен катгый җаваплылык чаралары турында искәртте һәм коррупциягә каршы комплаенс системасын кертү аша аларны булдырмауның мөһимлеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International