2025 елның икенче яртыеллыгына Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының 1 кв.м бәясе нормативы күрсәткечләре расланды — 1 кв. м өчен 113 685 сум. Шулай ук 2025 елның III кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының 1 кв. м уртача базар бәясе дә расланды.
Торак урынның гомуми мәйданының 1 кв.м уртача базар бәясе Татарстан Республикасы буенча 2025 елның III кварталына 1 кв.метр өчен 151 120 сум тәшкил иткән.
Чагыштыру өчен:
- 2025 елның II кварталына Татарстан Республикасы буенча торак урынның гомуми мәйданының 1 кв. метрының уртача базар бәясе 151 747 сум тәшкил итте (Россия Төзелеш министрлыгының 02.07.2025 № 394/боерыгы);
- 2025 елның I кварталына - 1 кв. метр өчен 141 684 сум (Россия Төзелеш министрлыгының 25.12.2024 № 911/боерыгы).