Гаилә - тормыш нигезе: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2025 елның 8 июле, сишәмбе

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. ТР Дәүләт экспертизасында гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирелә.

Без горурлана торган фактлар:

Коллективта 170 хезмәткәр эшли, алар арасында — 115 гаилә. Бу безнең составның 67,6% !

Тугыз гаиләдә өч һәм аннан да күбрәк бала үсә, бу аларны күп балалы итә — көч, кайгырту һәм Бөек сабырлык үрнәге.

Оешмада 3 гаилә династиясе эшли, аларда эксперт һөнәре буыннан-буынга күчә.

Ә иң илһамландырганы - безнең хезмәткәрләрнең гаиләләрендә 200 дән артык бала тәрбияләнә! Бу безнең киләчәгебез, һәм без аның якты һәм игелекле булачагына ышанабыз.

ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров:

«Безнең коллективта гаҗәеп ышанычлы, эшкә һәм якыннарына тугры кешеләр эшли. Мин чын күңелдән безнең нык гаиләләребез һәм династияләребез күп булуы белән горурланам. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм, һәрбарчагызга сәламәтлек һәм мәхәббәт телим!»

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International