Иң мөһиме хәзер: беренче турдан соң баллар арасындагы аерма минималь! Бу ачык ярыш, һәм сезнең һәрберегезнең алга чыгу яки гомуми зачетта үз позициясен яхшырту мөмкинлеге бар. Алда торган ике сынау барысын да хәл итәчәк!
II турда нәрсә көтә?
2025 елның 15 июленә кадәр сезгә онлайн-презентация әзерләргә кирәк. Креатив һәм үз-үзеңне тәкъдим итү чоры башлана.
Ни өчен бу мөһим? Бер мәкальдә әйтелгәнчә: «Үзеңне мактамасаң, берәү дә мактамас». Үз казанышларыңны тәкъдим итә белү – хәзерге заман профессионалының төп осталыгы. Этап сезнең тәҗрибәгезгә бәя биреп кенә калмыйча, сезне эмоцияләр белән тулыландырырга, үзегез турында истә калырлык итеп сөйләргә мөмкинлек бирергә тиеш.
Сезнең бурыч: үзегез турында мавыктыргыч презентация ясау. Тур өчен максималь балл-3.
Нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Форматны сайларга - батырчылык итегез!
Оештыру комитетыннан киңәшләр:
Тырышыгыз, иҗат итегез, илһамландырыгыз! Икенче тур - сезнең кыйммәтле баллар эшләп алу гына түгел, ә үзегез турында бөтен профессиональ берләшмәгә белдерү мөмкинлеге дә.
Сездән матур презентацияләр көтәбез! Уңышлар!