Яңа логотип ТР Дәүләт экспертизасының фирма стиленең төп элементына әверелде, аның миссиясен, статусын һәм югары сыйфат стандартларына тугрылыгын чагылдыра. Логотипның өске өлешендә барс урнашкан, аскы өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы язуы бар.
ТР Дәүләт экспертизасы логотибы үзендә учреждениенең ышанычлылыгын, профессиональлеген һәм дәүләт статусын чагылдырган геральдика һәм символика элементларын берләштерә. Сурәттә шактый мәгънә яшерелгән:
Барс - Татарстан гербыннан алынган көч һәм профессиональлек символы, республика белән элемтәне ассызыклый. Күтәрелгән тәпи алга баруны аңлата, ә өч өлешкә бүленгән канатлар тәҗрибә, тормышка ашыру һәм инновацияләрне символлаштыра.
Калкан - ышанычлылыкны һәм куркынычсызлыкны гәүдәләндерә, ТР Дәүләт экспертизасының төзелеш проектларының сыйфат гаранты ролен раслый.
Колонналар (дүрт элемент) — дәүләт стандартларына таянуны чагылдыра торган тотрыклылык һәм тәртип билгесе.
«Бренд эволюциясе һәрвакыт компаниядә булган үзгәрешләр турында сөйли. ТР Дәүләт экспертизасы тапрафыннан бирелгән бәяләмәләр саны буенча Россия дәүләт экспертизалары арасында лидерлар өчлегенә керә. Учреждение Идел буе федераль округының эксперт оешмалары рейтингында һәм проектлар белән идарә итүнең мәгълүмати системасын кертү буенча лидер булды һәм сайланган курсны ышанычлы тота», - дип билгеләде учреждение директоры Рафар Шакиров.
Яңа логотипны эшләү ребрендинг этапларының берсе булып тора. Үзгәрешләр ТР Дәүләт экспертизасының корпоратив стиленең барлык элементларына кагылды. Корпоратив документация, учреждение сайты, корпоратив массакүләм мәгълүмат чаралары, басма һәм сувенир продукциясе, төргәкләр акрынлап яңа төс ала. Хезмәткәрләрнең кием элементлары, биналарның интерьер һәм экстерьер чишелешләре үзгәрә.
Шунысы мөһим: РФ Гражданлык кодексының 1229 маддәсе нигезендә индивидуальләштерү чараларын (товар билгеләрен дә кертеп) куллану хокук иясенең ризалыгы булганда гына мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, хокук иясенең язма ризалыгын алганчы, ТР Дәүләт экспертизасының товар билгеләрен һәм фирма стиленең башка элементларын куллана башламавыгызны сорыйбыз.