Иделнең иң матур кушылдыгы булган Илеть елгасы бу маҗара өчен идеаль урынга әйләнде. Аның бормалы юлы һәм үзгәрүчән тирәнлеге катнашучылардан бердәмлекне, үзара ярдәмләшүне һәм командада эшли белүне таләп итте – бу ТР Дәүләт экспертизасында югары бәяләнә торган сыйфатлар.
Рафар Шакиров: «ТР Дәүләт экспертизасы корпоратив культурага аерым игътибар бирә, чөнки бердәм коллективның югары нәтиҗәләргә ирешүен аңлый. Мондый чаралар – гади ял гына түгел, ә команда рухына инвестиция, формаль булмаган шартларда яңа идеяләр туа, ышаныч һәм үзара аңлашу ныгый».
«Без коллегалар гына түгел – без бергә эшли һәм ял итә белә торган бердәм команда. Мондый чаралар безне көчлерәк итә», – дип искәрттеләр катнашучылар.
ТР Дәүләт экспертизасы корпоратив бердәмлек традицияләрен дәвам итә, чын команда – эш көннәре генә түгел, ә уртак якты тәэсирләр дә икәнен исбатлый!