Бу объект үзәк Россия рекордлар китабына иң биек бина буларак керде -аның биеклеге 10,1 метр тәшкил итә. Гиннесс рекордлар китабына кертүгә гариза шулай ук бирелгән, карар якындагы айларда көтелә. Проектның нәкъ менә ТР Дәүләт экспертизасында узуы безнең өчен аеруча кыйммәтле факт.
Архитектура
Гомуми мәйданы 1600 квадрат метр чамасы булган бер катлы бина 0,8 гектар мәйданда урнашкан. Аны проектлаганда җирлекнең барлык үзенчәлекләре исәпкә алынган: белгечләр инженерлык эзләнүләре үткәргәннәр, кар һәм җил йөкләнешен исәпләгәннәр, конструктив чишелешләрне җирле климат шартларына яраклаштырганнар. Түбә конструкциясе кырыс кыш шартларында да ышанычлылык тәэмин итә.
Үзәк заманча таләпләргә тулысынча туры килә - проект 2024-2025 елларда ТР Дәүләт Экспертизасыннан уңай нәтиҗә алды. Уңайлы мохиткә аерым игътибар бирелә: бина пандуслар, уңайлы керү юллары инженерлык чишелешләре белән җиһазландырылган. Шулай ук энергияне сак тоту технологияләре кулланылган: җылытылган диварлар, уйланылган вентиляция һәм җылыту бинаны карап тоту чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.
Игорь Алексеев, ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары:
«Әлеге проектта аддитив технологияләрне куллану аеруча әһәмиятле булды - 3D-принтерда басылган бинаның биеклеге 10 метрдан артыкка җитте, һәм бу Россия өчен моңарчы күрелмәгән очрак. Мондый параметрлар җиһазларга аерым таләпләр дә, технологиянең үзен җайлаштыру кирәклеге дә китереп чыгарды. Үзәкнең стеналары махсус 3D-катнашмадан эшләнгән, стеналар конструкциясендә органик компонентлар кулланылган - материал тулысынча Россия белгечләр тарафыннан эшләнгән. Басма өчен кулланылган төзелеш 3D-принтеры кебек үк, технология Россия эшләнмәсе булып тора».
Басма урыны
Бинаны бастыру 500 сәгатьтән артык вакытны алган, проектка әзерлек ике елга якын дәвам иткән. Типик объектлардан аермалы буларак, «Мәллә» алдан бастырылган блоклардан түгел, ә мәйданчыкта барлыкка килгән.
Игорь Алексеев, ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары:
«Проектны гамәлгә ашыру этабында чыннан да кайбер техник кыенлыклар туды, аларны кабат экспертиза уздыру нәтиҗәсендә уңышлы җиңеп чыктылар. Баш эксперт Галина Дмитриевна Артюшкова «Мәллә» проектын иң иртә стадияләрдән үк күзәтте. «Мәллә» объектына тулы эксперт ярдәме күрсәтелде: без проект документациясен бәяләп кенә калмадык, һәр техник нюанска игътибар биреп, объектны төзелеш барышында күзәттек. Әлеге объект чыннан да уникаль булганлыктан, ул республикадан читтә дә зур кызыксыну уятты. Башка регионнар белгечләре безгә берничә тапкыр түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр: экспертиза ничек оештырылды, капиталь төзелештә 3D-басма өчен төгәл норматив таләпләр булмау шартларында ничек эшләдегез. Татарстан Республикасы бу очракта башка төбәкләр өчен ориентир булды дип әйтергә була. Безнең алым һәм тәҗрибә инде хәзер үк инновацион объектлар белән комплекслы эксперт эше үрнәге буларак карала».
Команда
«Мәллә» үзәге проекты «Parsec» архитектура бюросы тарафыннан эшләнгән, аның командасында танылган скульптор Даши Намдаков — Казан һәм Әлмәттәге әһәмиятле архитектура һәм сәнгать объектлары авторы . Аның иҗади катнашуы бинага сәнгатьлелек һәм сыгылмалылык биргән, ә архитектурада заманчалыкны мәдәни тирәнлек белән яраштыручы сәнгать нияте ачык күзәтелә.
Үсеш урыны
Үзәктә концерт залы, китапханә, спорт залы, кино мәйданчыгы, фельдшер-акушерлык пункты, почта һәм авыл җирлеге администрациясе урнашкан. Болар барысы да «Мәллә»не чын мәдәни, социаль һәм административ үзәк итә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Мәллә» халык өчен яңа аралашу урыны булачак, ә проект үзе — заманча технологияләрнең авыл тормышын яхшы якка үзгәртә алуы үрнәге.