Автомобиль юллары төзелешендә яңа стандартлар

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

2025 елның 1 маеннан автомобиль юллары төзелешенә кагылышлы яңа документлар гамәлгә кертелде.

Алар арасында:

• ГОСТ 33127-2024 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Юл киртәләре. Классификация».

• ГОСТ 33128-2024 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Юл киртәләре. Техник таләпләр».

• ГОСТ 33129-2024 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Юл киртәләре. Контроль методлары»

• ПНСТ 997-2025 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Технологик регламентлар. Эчтәлеге, эшләү һәм раслау кагыйдәләре».

• ГОСТ Р 72000-2025 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Күпер конструкцияләре өчен корыч фибралы фибробетон. Техник шартлар».

• ГОСТ Р 71999-2025 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Элемтә линияләре. Урнаштыруга таләпләр».

• ГОСТ Р 72001-2025 «Гомуми файдаланудагы автомобиль юллары. Геосинтетик материаллар. Гомуми техник шартлар».

Исемлеккә кертелгән документлар автомобиль юллары төзелеше өлкәсендәге белгечләр өчен аеруча актуаль булып тора. Алар юл төзелешенең сыйфатын, куркынычсызлыгын һәм нәтиҗәлелеген яхшыртуга, шулай ук юл инфраструктурасының ышанычлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International