
Программаны уңышлы тормышка ашыруның мөһим аспекты булып гражданнарның актив катнашуы тора. Россия Төзелеш министрлыгы «Милли приоритетлар» АНО белән берлектә онлайн-тавыш бирүне башлап җибәрә, ул «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында «Халыктан сораштыру» сервисы аша узачак.
Узган ел тавыш бирүдә 420 000нән артык кеше катнашты, быел да кимендә 405 000 гражданны җәлеп итү планлаштырыла.
Кушымтадагы QR-код буенча, ЕСИА аша авторизация узып, тавыш бирергә мөмкин.
Сезнең активлыгыгыз безнең шәһәр тирәлеген комфортлы һәм уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк!
