ТР Дәүләт экспертизасы уку үзәге төзелештә бәял кую буенча квалификация күтәрү курслары уздыра

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

2025 елның 19-23 маенда ТР Дәүләт экспертизасы уку үзәге эш тәҗрибәсе булган сметачылар өчен «Төзелештә бәя кую һәм смета нормалаштыру» практик юнәлешле квалификация күтәрү курсын үткәрәчәк.

Программаның максаты - РФ Шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә бәя куюның һәм смета нормалаштыруның төп аспектларын һәм актуаль мәсьәләләрен, норматив-хокукый җайга салудагы соңгы үзгәрешләрне һәм төзелеш тармагына ярдәм итүнең кризиска каршы чараларын исәпкә алып, яктырту.

Курслар программасы үз эченә ала:

• яңа норматив документларны исәпкә алып, бәя куюда һәм смета нормалаштыруда үзгәрешләр;

• төрле эшләрнең смета бәясен билгеләү методикасы;

• материалларга һәм җайланмаларга бәяләргә конъюнктур анализ үткәрү;

• ресурс-индекс ысулы белән һәм мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып сметалар төзү практикумы.

Уку бәясе

18 000 сум (НДС салынмый).

Курсның программасы - 72 сәгать

Үткәрү урыны

Укулар ТР Дәүләт экспертизасы уку үзәгендә түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Шуртыгин ур., 22 йорт.

Онлайн катнашу ихтималы бар.

Соңыннан квалификация күтәрү турында таныклык бирелә

Өстәмә мәгълүмат: +7 (843) 253-75-49, +7 (960) 043-43-44 яки почта аша info@proff-standart.ru.

Заявка бланкы

Курслар узып, старт алган «Лучший сметчик - 2025» конкурсында катнаш. Гариза бирергә һәм тулырак мәгълүматны Конкурсның рәсми сайтында алырга мөмкин bestsmetchik.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International