Мәдәни мирасны саклау нигә кирәк?

2025 елның 21 апреле, дүшәмбе

18 апрельдә дөнья Халыкара һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көнен, яки, гадирәк әйткәндә, мәдәни мирас көнен билгеләп үтә.

Бу тарих дәреслекләрдә генә түгел, ә безне чолгап алган биналарда, урамнарда һәм архитектура ансамбльләрендә дә булуын искәртү өчен менә дигән сәбәп. Аларны саклау - реставраторлар өчен генә түгел, ә экспертлар, архитекторлар һәм хакимият органнары өчен дә төп бурыч булып тора.

Татарстанда мәдәни мирасны ничек саклаулары һәм монда Дәүләт экспертизасының нинди роль уйнавы турында «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Актуаль интервью» рубрикасында ТР Дәүләт экспертизасы Экспертиза идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның атказанган төзүчесе Тамара Сальникова сөйләде.

Фикер алышу барышында ул «Мәдәни мирас объектлары» төшенчәсенә нәрсә кергәнен искәртте.

Архитектура мирасын саклауның мөһим якларын ассызыклады. Реставрация гадәти капиталь ремонттан нәрсә белән аерылганын бәян итте.

Тамара Сальникова шулай ук биналарның тарихи йөзен торгызуның катлаулылыгы һәм мәдәни мирас объектлары белән эшләгәндә проект документациясе нечкәлекләре турында да сөйләде.

Смотрите видео и подписывайтесь на наш канал Вконтакте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International