Исемлеккә керделәр:
1. Казанда Серов исемендәге Бульвар - заманча ял итү зоналарын, велосипед юлларын, ландшафт дизайнын һәм инновацион яктыртуны үз эченә алган иҗтимагый киңлекне киң колачлы яңарту.
2. Әлмәт сусаклагычы яр буйларын төзекләндерү - яр буйлары, җәяүлеләр маршрутлары һәм гаилә ялы өчен инфраструктуралы экологик рекреацион зона булдыруга юнәлдерелгән проект.
Бу Россия төбәкләренә республика тәҗрибәсен төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында файдаланырга мөмкинлек бирә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, РФ Төзелеш министрлыгы конкурсында социаль әһәмияткә, функциональлеккә, халыкның җәлеп ителүенә һәм проектларның тотрыклылыгына да бәя бирелде.
Татарстан объектларына югары бәя бирелү хакимият органнары, экспертлар һәм җәмәгатьчелек арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген ассызыклый. Мондый проектларны гамәлгә ашыру «тТрак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының бурычларын үтәүгә ярдәм итә, шулай ук Татарстан Республикасының заманча урбанистик үсеш өлкәсендә лидер буларак позициясен ныгыта.