«Экспертиза без воды»: бер минут эченд төзелеш нормалары турында

2025 елның 4 апреле, җомга

Яңа сәхифә кысаларында без төзелеш экспертизасының төп аспектларын аңлаешлы тел белән сөйләүне дәвам итәбез. Бу юлы сүз проектлау һәм төзелеш вакытында актуаль таләпләрне үтәү турында барачак.

РФ Шәһәр төзелеше кодексының 49 маддәсенең 5.2 өлеше нигезендә, норматив таләпләрнең актуальлеге җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын бирү яки линия объектлары өчен территорияне планлаштыру проектын теркәү датасы белән билгеләнә. ТР Дәүләт экспертизасы директоры урынбасары Игорь Алексеев аңлатканча, нәкъ менә шушы сроклар кулланыла торган нормаларны сайлау өчен башлангыч нокта булып тора.

Кануннардагы һәм экспертиза таләпләрендәге үзгәрешләр турында хәбәрдар булу өчен сәхифәнең яңа чыгарылышларын күзәтеп барыгыз.

Безнең ВКонтакте һәм Rutube каналларына язылыгыз - артык сусыз файдалы мәгълүмат кына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International