Төзәтмәләр РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәләрен һәм «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проектын («Яшәү өчен Инфраструктура» илкүләм проекты) үтәү кысаларында кертелде.
Төп инновацияләр:
• Торак-коммуналь хуҗалык системаларын цифрлаштыру
Су белән тәэмин итү челтәрләренең техник торышы турында мәгълүмат базаларын формалаштыруга таләпләр кертелде. Бу аварияләр куркынычын киметеп, объектларның мониторингын һәм эксплуатациясен оптимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
• Су белән тәэмин итүне үзәкләштермәү
Аерым йортлар, торак пунктлар яки шәһәр районнары өчен су белән тәэмин итүнең локаль чыганакларыннан файдалануны күздә тоткан концепция исәпкә алынды. Бу бигрәк тә ерак территорияләр һәм үзәкләштерелгән ресурслар кытлыгы булган зоналар өчен актуаль.
• Су әзерләүнең локаль системалары
Локаль чистарту корылмаларын проектлау нормативлары билгеләнде, бу проектларны гамәлгә ашыру вакытларын кыскартачак һәм энергия нәтиҗәлелеген арттырачак.
• Техник параметрларны төгәлләштерү
Торба үткәргечләр салганда футлярларның материалларына һәм диаметрларына карата таләпләр төзәтелде, бу челтәрләрнең ышанычлылыгын арттырачак.
Үзгәрешләр 2025 елның 27 гыйнварыннан үз көченә керде һәм яңаларын проектлаганда һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләгәндә куллану өчен мәҗбүри.