Төзелеш өлкәсендә яңа илкүләм стандартлар

2025 елның 26 марты, чәршәмбе

1.04.2025 елдан төзелеш материалларын һәм конструкцияләрен техник җайга салуны камилләштерүгә юнәлдерелгән җиде яңа илкүләм стандарт (ГОСТ Р) гамәлгә керә.

Беренче тапкыр түбәндәге милли стандартлар эшләнде һәм расланды:

ГОСТ Р 71940-2025 - җитештерү биналары өчен җиңел ташлана торган койма конструкцияләре. Гомуми техник шартлар

ГОСТ Р 71939-2025 - көйләнә торган телескопик палуба баганалары. Гомуми техник шартлар

ГОСТ Р 71938-2025 - ике таврлы агач өрлекләр. Гомуми техник шартлар

ГОСТ Р 71612-2025- күпер төзү өчен вантлар. Гомуми техник шартлар

ГОСТ Р 71941-2025 - корыч төзелеш конструкцияләренең болтлы кушылмалары. Профиль тигезсезлекләренең биеклеге буенча кытыршылык параметрын үлчәү ысулы

ГОСТ Р 71834-2025 - биналар һәм корылмалар. Тавыш интенсивлыгын кулланып, төзелеш элементларының тавыш изоляциясен натураль үлчәүләр

ГОСТ Р 71833-2025 - биналар һәм корылмалар. Тавыш интенсивлыгын кулланып, төзелеш элементларының тавыш изоляциясен лаборатор үлчәүләр.

Яңа ГОСТлар кабул итү заманча норматив база формалаштыруга һәм төзелеш тармагының сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International