Россиядә "төзүче стандарты" кертелә

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

1.03.2025 елдан «Күпфатирлы йортларны һәм күчемсез милекнең башка объектларын өлешләп төзүдә катнашу һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 30.12.2004 № 214-ФЗ Федераль Законына өлешләп төзүдә катнашканнарга тапшырыла торган торакның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән төзәтмәләр үз көченә керде.

Кануннарда рәсми рәвештә «төзүче стандарты» термины беркетелгән, ул ремонт эшләренә һәм яңа төзелешләрдә кулланылган материалларга мәҗбүри таләпләр билгели.

Яңа нормалар нигезендә ремонт эшләренә «Өлешле төзелеш объектында ремонт эшләрен башкару нәтиҗәсенә һәм мондый өлешле төзелеш объекты составына керүче ремонт элементларына минималь таләпләрне раслау турында» РФ Төзелеш министрлыгының 19.02.2025 № 91/боерыгы белән расланган минималь таләпләргә туры килергә яки артып китәргә тиеш.

Минималь стандартлар нәрсәне җайга сала:

  • Идән япмалары: материаллар туздыруга чыдам, куркынычсыз булырга һәм күрсәтелгән характеристикаларга туры килергә тиеш.
  • Диварларга һәм түшәмнәргә булган таләпләр: тиз туза яисә зарарлы матдәләр бүлеп чыгарырга сәләтле арзанлы материаллар куллану тыела.

Яңа кагыйдәләр өлешләп төзүдә катнашканнарны, хәтта сыйфатның база стандартларына да туры килмәгән «эконом» фатирлардан саклыячак. Төзүчеләр шартнамәләрдә бөтен нечкәлекләрен язып куярга һәм аларны төгәл үтәргә тиеш.

Үзгәрешләр өлешләп төзүдә катнашканнар һәм төзүчеләр арасындагы конфликтларны минимальләштерүгә, шулай ук өлешле төзелеш базарының үтә күренмәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Яңа төзелешләрнең проект декларацияләре хәзер кулланыла торган материалларның һәм технологияләрнең җентекле тасвирламасын үз эченә алырга тиеш, бу булачак торакның сыйфатын алдан бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Төзүче стандартын» кертү гражданнарның өлешле төзелешкә ышанычын ныгытачак һәм ремонт мәсьәләләре буенча суд бәхәсләре санын киметәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International