Бүген торак - коммуналь хуҗалыкның нәтиҗәле эшен проектларны сыйфатлы әзерләүдән һәм бәяләүдән башка күз алдына да китереп булмый. Проект документациясе экспертизасы - ул проектлау стадиясендә үк хаталарны булдырмаска ярдәм итә торган беренче баскыч.
Заманча йортлар, инженерлык челтәрләре, су һәм җылылык белән тәэмин итү системалары, ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү - болар барысы да профессиональ экспертиза узган проекттан башлана.
Бергә-уңайлылыкка һәм куркынычсызлыкка
Бүген ЖКХ өлкәсендә экспертизаның ролен билгеләп үтәсе килә:
Икътисадый экспертиза: мантыйклы чыгымнар - сыйфатлы хезмәт күрсәтүләр
Проект документациясен бәяләүдән тыш, ТР Дәүләт экспертизасы бюджет акчалары хисабына финанслана торган оешмаларның чыгымнарын исәпләү һәм икътисадый нигезләү, шулай ук торак хезмәтләре бәясен исәпләү һәм икътисадый нигезләү буенча мөһим эш алып бара.
Димәк, торак - коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар объектив һәм үтә күренмәле була, ә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә бюджет инвестицияләре чыннан да кирәк булган урыннарга юнәлтелә. Мондый эш:
ЖКХ һәм экспертиза белгечләренең тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә бүген Татарстанда заманча торак кварталлар барлыкка килә, иске йортлар реконструкцияләнә, яңа коммуникацияләр салына. Болар барысы да республика шәһәрләрен тормыш өчен уңайлырак һәм куркынычсызрак итә.