Эксперт ремонт, төзелештә сыйфатны югалтмыйча экономия ясау серләре белән уртаклаша

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Ремонт - ул һәрвакыт янчык өчен бер сынау. Сметаны ничек кенә санама, йомгаклау суммасы гадәттә көтелгәннән артып китә. Артык чыгымнан качып, сыйфатны саклап калып буламы? Бу сорауга бүген иртән ТНВ телеканалының «Здравствуйте» тапшыруында ТР Дәүләт экспертизасының төзелеш ресурсларына бәяләр мониторингы бүлеге башлыгы Руслан Закиров җавап бирде.

Бу сөйләшүдән берничә киңәш:

- Сезнең нәрсә теләгәнегезне аңларга кирәк. Теләсә нинди ремонт смета төзүдән һәм бәяләр мониторингыннан башлана.

- Сыйфатны югалтмыйча гына экономия ясарга мөмкин. Иң мөһиме- брендлар артыннан кумаска. Импортны үзебезнекенә алыштырырга.

- Куркынычсызлыкта экономия ясау дөрес түгел.

- Бәяләрне чагыштырыгыз. Гипермаркетларда да, локаль кибетләрдә дә сатып алырга мөмкин - барысы да ассортиментка һәм ташламаларга бәйле.

- Бәяләрне ЦС ФГИС аша тикшерегез. Бу база һәркем өчен аңлаешлы һәм материалларның реаль бәясен белергә ярдәм итә.

Смотрите видео и подписывайтесь на наш канал Вконтакте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International