Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, кадерле ветераннар, хезмәттәшләр!
Россиядә Ватанны саклаучылар көне йөз елдан артык билгеләп үтелә. 23 февраль илебез тарихына һәм аның геройларына, иң катлаулы заманнарда Ватанны саклауга икеләнмичә баскан гади кешеләргә карата хөрмәт символы булып тора. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан бу бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Без тормышыбыз, ирегебез һәм тыныч киләчәгебез өчен бурычлы кешеләрнең истәлеген кадерләп саклыйбыз. Бүген без яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчылар, яралардан һәм авырулардан вафат булганнар, улларын һәм ирләрен югалткан аналар һәм тол хатыннар истәлегенә баш иябез. Аларның батырлыгы буыннар йөрәгендә мәңгегә калачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы коллективы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Ватан хакына хезмәт иткән һәркемгә тирән ихтирамымны белдерәм. Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Тормышыгызда һәрвакыт тынычлык, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч булсын!