ТР Дәүләт экспертизасы яңа җиңүләргә омтыла

2025 елның 21 феврале, җомга

Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Идел» яшьләр үзәгендә ТР Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләрен эштә генә түгел, спортта да берләштерүче «Герои твоей организации» исемле спорт уеннары узды.

Оешма хезмәткәрләре көн саен катлаулы бурычларны хәл итә, проектларга эксперт бәяләмәсе үткәрә һәм норматив документларга анализ ясый, төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш кертә. Бүген исә аларны спорт берләштерде.

Уеннар ГТО Бөтенроссия комплексы кысаларында узды, ул көч, чыдамлыкны үстерүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Ярышлар катнашучыларга онытылмас хисләр, энергия һәм гадел көрәш бүләк итте. Иң мөһиме - бердәмлек һәм яңа казанышларга омтылу. "Иң көчлесе җиңсен, әмма иң мөһиме – дуслык җиңсен!— - дип ассызыкладылар «ТР Дәүләт экспертизасы»исемле зур команда катнашучылары.

Смотрите видео и подписывайте на наш канал на Rutube

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International