Россиянең Баш дәүләт экспертизасы җитәкчесе Игорь Манылов Татарстан Дәүләт экспертизасына эшлекле сәфәр белән килде

2025 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Эш визиты 2025 елның 19 февралендә узды. ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров белән очрашу барышында яклар экспертиза процедураларын яхшырту, төзелеш һәм инжиниринг өлкәсендә хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәҗрибә уртаклашты.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Экспертизаның заманча моделе, инжиниринг һәм эксперт консалтингы» конференциясендә Игорь Манылов«Объектның барлык параметрлары белән баланслы идарә итүне тәэмин итү мөһим, шул ук вакытта төзелеш темпларын арттыру нәтиҗәлелеккә зыян китермичә барырга тиеш», - дип искәрткән иде. Казандагы эшлекле очрашу барышында бу принциплар төбәк үзенчәлекләре контекстында тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International