«Ачкычлы» контрактлар проект документациясен әзерләүне, инженер эзләнүләре үткәрүне, шулай ук капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне һәм (яисә) капиталь ремонтлауны да кертеп, комплекслы эшләр башкаруны күздә тота.
Гамәлдә булу срогын озайту мондый контрактларның башлангыч (максималь) бәясен формалаштыруга бердәм якын килүне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк һәм дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итәчәк.