Игътибар мөрәҗәгать итүчеләр: Татарстанда социаль объектларны капиталь ремонтлауга чик чыгымнар расланды

2025 елның 14 феврале, җомга

ТР Дәүләт экспертизасы смета документларын төзегәндә Татарстан Республикасында объектларны капиталь ремонтлауга чик чыгымнарның яңа нормативларына таянырга кирәклеген хәбәр итә.

Социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт ясау программаларын формалаштыру, бюджет акчаларыннан максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү максатында 2024 нче елга үзгәрешләр берәмлегенә эш төрләре буенча социаль-мәдәни өлкә объектларына капиталь ремонт ясауга чик чыгымнар нормативлары актуальләштерелде.

Шулай ук 2024 нче елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча хезмәт күрсәтүләрнең һәм (яисә) эшләрнең эш төрләре һәм йорт типлары буенча иң чик бәя күләме расланды.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының 29.07.2022 нче елда № 81/о, 26.06.2023 нче елда № 103/о боерыклары үз көчен югалткан дип танылды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының 25.12.2024 нче елда № 774/о боерыгы «2024 нче елга үлчәү берәмлегенә эш төрләре буенча социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауга чик чыгымнар турында».

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының 26.06.2024 нче елда № 168/о боерыгы «2024 нче елга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча хезмәт күрсәтүләрнең һәм (яисә) эшләрнең иң чик бәясе күләмен раслау турында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International