Тулаем алганда Россия буенча дәүләт экспертизасын 2024 елда 89 эксперт оешмасы гамәлгә ашырган, аларның күпчелек өлешен дәүләт экспертизасының төбәк учреждениеләре тәшкил итә.
2024 елда эксперт оешмалары тарафыннан барлыгы 83 084 бәяләмә бирелгән. 48 488 бәяләмә (яки гомуми санның 58%ы) проект документациясенә һәм инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә дәүләт экспертизасы нәтиҗәләре буенча әзерләнгән.
Төбәк эксперт оешмалары арасында бирелгән бәяләмәләрнең гомуми саны буенча беренче бишлеккә Мәскәү шәһәре, Татарстан Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Красноярск һәм Краснодар крайлары оешмалары керә. Төбәк экспертизаларының күпчелек бәяләмәләре (67%) капиталь ремонт объектларына карата бирелгән.
2024 елда ТР Дәүләт экспертизасы 3043 бәяләмә биргән, шул исәптән дәүләт экспертизасы буенча 2 454, дәүләтнеке булмаган экспертиза буенча 589, экспертиза узган 121 проект мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып булган.