Хезмәттәшлек күпере: Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы яшьләре Советы тәҗрибә белән уртаклашты

2024 елның 2 ноябре, шимбә

31 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы Советы «Межрегионстрой» ҖЧҖ белән учреждениедә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара видеоконференц-элемтә форматында узды һәм үз мәйданчыгында ике оешманың җитәкче составы һәм яшьләр активы вәкилләрен җыйды.

Киңәшмәнең максаты - уңышлы тәҗрибәләр һәм яшьләрне оешманың корпоратив тормышына җәлеп итү алымнары турында фикер алышудан, шулай ук яңа проектларны һәм инициативаларны башлап җибәрүдән гыйбарәт иде.

Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы Советы рәисе Лилия Зиганшина «Межрегионстрой»ҖЧҖ вәкилләрен яшьләр сәясәте кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырды.

«Яшьләр Советы быел июль аенда гына оешкан булса да, без проектларны, идеяләрне тормышка ашыра, төрле юнәлешләрдә үсеш буенча алга таба стратегия эшли алдык. Безнең Учреждение җитәкчелегенең һәрьяклап ярдәм итүе нәтиҗәсендә яшьләр федераль, республика чараларында, шул исәптән спорт, экология, хәйрия чараларында актив катнаша. Тагын бер мөһим өлеш - мәгърифәтчелек эшчәнлеге, без профильле югары уку йорты белән үзара хезмәттәшлекне актив төзибез, җитештерү практикасын узучы студентлар өчен остазлар булып торабыз», - диде Лилия Зиганшина.

«Межрегионстрой» ҖЧҖнең техник советы секретаре Светлана Соболева, үз чиратында, җыелганнарны сәнәгать билгеләнешендәге объектларны капиталь төзү өлкәсендә эш башкаручы оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Проектлар арасында - «Кырым» М-2 автомобиль юлына капиталь ремонт, Иртыш елгасында Красногорск су асты гидроузелы төзелеше, «Поляр ГТЭС 150 МВт» объектында гражданнар оборонасының саклау корылмасы төзелеше һәм башкалар бар, дип билгеләде.

«Бездә күптән түгел Яшьләр советы булдырылды, хәзер без башкалардан тәҗрибә алабыз, кызыклы проектлар белән танышабыз. Татарстанның алдынгы регион булуын исәпкә алып, без беренче чиратта республика территориясендә урнашкан проектларның, оешмаларның инициативаларының үсешен өйрәнәбез», - дип билгеләп үтте Светлана Соболева.

Сорау-җавап дискуссиясе кысаларында катнашучылар яшьләр сәясәте кысаларында тормышка ашырыла торган агымдагы проектлар турында фикер алыштылар һәм алдагы чорга планнары белән уртаклаштылар.

Киңәшмә азагында «Межрегионстрой» ҖЧҖ вәкилләре Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы яшьләренә эчтәлекле диалог өчен рәхмәт белдерделәр, шулай ук оешмалар арасында алга таба да хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International