Газетаны чираттагы чыгаруның махсус бүлегендә халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга һәм Татарстан Республикасының төзелеш комплексын үстерүдәге төп бурычларга юнәлтелгән казанышлар, тормышка ашырылган программалар турында мәгълүмат урнаштырылган.
Тармак үсешенең мөһим өлешен һәм төп проектларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шәрехләде. ТР Дәүләт экпертизасының төзелеш тармагы үсешендә роле турында директор Рәфәр Шакиров сөйләде.