Россия төзелеш Министрлыгы төзелеш эшләренең смета бәясен яңадан исәпләү тәртибен аңлатты

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

ФГИС ЦС сайтында Россия Төзелеш министрлыгының 29.08.2024 елда чыккан 50069-СМ/09 номерлы мәгълүмат хаты басылып чыкты.  

Әлеге хатта 2019 елның 23 декабрендә кабул ителгән Россия Төзелеш министрлыгының 841/пр номерлы боерыгы нигезендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә сатып алулар үткәргәндә башлангыч максималь контракт бәясен (БМКБ) билгеләү тәртибен куллану тәҗрибәсе гомумиләштерелгән.  

Аерым алганда, хатта түбәндәге мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелгән:  

- смета документларын раслау датасындагы бәяләр дәрәҗәсеннән БМКБ формалашу датасына кадәрге бәяләр дәрәҗәсенә күчү буенча смета бәясен яңадан исәпләү:  

‒ актуаль смета-норматив базасы (ФСНБ-2022) кулланылган очракта;  

‒ актуаль булмаган смета-норматив базасы кулланылган очракта;  

- БМКБны исәпләгәндә дефлятор индексы куллану чыганагын сайлау һәм куллану тәртибе.  

Россия төзелеш Министрлыгының 29.08.2024 елда чыккан 50069-СМ/09 номерлы хаты «Төзелеш, реконструкция, капиталь ремонт, капиталь төзелеш объектларын сүтү эшләре, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасын саклау эшләре буенча смета бәясен яңадан исәпләү турында».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International