Татарстанда төзелеш экспертизасын үстерү перспективалары турында фикер алышачак

2024 елның 3 сентябре, сишәмбе

2024 елның 09 сентябрендә Казанда «Төзелеш экспертизасы институтын үстерү» халыкара конференциясе узачак. Чараның эшлекле программасында Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров катнашачак.

Конференцияне Россия Баш дәүләт экспертизасы оештыра.

Чара традицион рәвештә үз мәйданчыгында министрлыклар һәм ведомстволы оешмалар, төбәк экспертлар оешмалары вәкилләрен - Россия экспертлар Ассоциациясе идарәсе әгъзаларын җыя. Катнашучыларның чит ил пулын СНГ әгъзасы илләрнең экспертлар оешмалары тәкъдим итәчәк, шул исәптән конференциядә беренче тапкыр катнашачак Беларусия, Казахстан, Кыргызстан, Таджикистан, шулай ук Азербайджан делегацияләре көтелә.

Көн тәртибенә тармак өчен мөһим мәсьәләләр кертелгән:

- төзелеш экспертизасы институтын үстерүнең стратегик өстенлекләре һәм аларның милли төзелеш комплексларын камилләштерүдә роле;

- нәтиҗәле заказчик моделе һәм проектларның кыйммәтен, срокларын, сыйфатын идарә итү буенча иң яхшы практикалар;

- объектларның тормыш циклының барлык этапларында төзелеш белән цифрлы идарә итү һәм экспертиза мәгълүматлары белән эш итүнең яңа инструментлары.

Катнашучылар төзелештә бәяләр билгеләүне һәм сметалы нормалаштыруны камилләштерү, һөнәри компетенцияләрне үстерү, Россия Федерациясендә ресурс-индекс ысулын (РИМ) куллану практик тәҗрибәсе, белемнәр белән идарә итү һәм экспертлар эшчәнлегенең башка актуаль аспектлары мәсәләләре турында да фикерләр алашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International