Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсен үтәү йөзеннән Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2025-2027 елларга «Мәктәпкәчә мәгариф системаларын модернизацияләү» мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын комплекслы капиталь ремонтлау, шулай ук федераль бюджеттан РФ субъектлары бюджетларына субсидияләр бирү һәм бүлү программасы эшләнде. Әлеге программаны гамәлгә ашыру мәктәпләрне ремонтлау программасы кебек үк уңай нәтиҗә бирер дип көтелә.
Татарстан Республикасы Төзелеш Министрлыгында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы катнашында Татарстан Республикасында әлеге программаны гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды һәм аңлатмалар бирелде.
Объектларны программага кертүгә заявкаларны вакытында әзерләүне тәэмин итү максатында һәм дәүләт экспертизасы бәяләмәсен әзерләү вакыты 14 көннән артмаганга күрә, ЕЦПЭ мәгълүмат системасында шәхси кабинет аша гариза бирергә һәм экспертизага документларның тулы комплектын, шул исәптән проект документациясен һәм башлангыч рөхсәт документларын 2024 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча йөкләргә кирәк.