Гаилә елында ТР Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләре гаилә фестивалендә җиңү яулады

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

2024 ел Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» республика фестивале гаилә кыйммәтләренә һәм гаилә тарихына багышланган иде, анда беренче тапкыр ТР Дәүләт экспертизасы хезмәткәрләре катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасының Әлмәт зона бүлеге башлыгы урынбасары Ришат Бардретдиновның гаилә династиясендә 8 буын бар. Династиядә төрле һөнәр вәкилләре булса да, иң озын хезмәт династиясе – элемтәчеләр династиясе. Аның гомуми стажы 112 ел тәшкил итә. Ришат Бардретдинов династиясен дәвам итә һәм " 39. Элемтә һәм сигнализация системалары", " 41. Автоматлаштыру системалары" юнәлешләре буенча аттестацияләнгән эксперт булып тора.

Гаиләне ярату туган җирне, туган һәм үскән йортны яратудан башлана. Бәдретдинов Ришат Зыятдин улы тумышы белән Сарман районының Лев Тамагы авылыннан, туган якларын җылылык белән искә ала, тамырларын өйрәнә, гаиләсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Бардретдиновларның зур һәм тату гаиләсе зур ярату белән бергә җыела һәм үз гаиләләренең традицион ризыкларын сыйлый. Нәсел шәҗәрәләре фестивалендә дә гаилә жюри хөкеменә гаиләнең традицион милли ризыкларын тәкъдим итте. Республика фестиваленең муниципаль һәм зона этабында гаилә үз тамырлары турында сөйләде, шәҗәрә агачын күрсәтте, киң җәмәгатьчелекне гаилә истәлекләре, тарихи мәдәният һәм көнкүреш әйберләре белән таныштырды.

Фестивальдә 50дән артык гаилә династиясе вәкилләре катнашты, шуларның 10сы Россиянең башка төбәкләреннән һәм 5се чит илләрдән иде.

Бардретдиновлар гаиләсе үзенең иҗаты, бердәмлеге һәм уникаль истәлекләре белән барысын да яулап алды. Шәҗәрәләр конкурсының муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча Бәдретдиновлар гаиләсе беренче урынга лаек булды!

Коллегаларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Бәдретдиновлар династиясенең видеосын монда карарга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International