Яхшы әйтем бар:»үзеңне мактамасаң, беркем дә мактамас". Кешегә мактау кирәк. Ул безне эмоциональ яктан зарядлый. Шуңа күрә катнашучыларга үзләренең иҗади сәләтләрен, иҗатларын күрсәтергә һәм үзләренең һөнәри казанышлары һәм мавыгулары турында мөмкин кадәр тулырак сөйләргә тәкъдим итәбез.
Икенче турда җыярга мөмкин булган максималь балл саны 3. Бер баллның чагыштырма авырлыгы 5%.
Бәяләү критерийлары:
Презентациядә үзең турында мәгълүматны, үзеңнең һөнәри эшчәнлегеңне, конкурста катнашырга этәргән мотивларны һәм стимулларны, мавыгуларны, бүләкләрне, гаилә турында өстәмә фактларны чагылдырырга кирәк. Презентациягә таләпләр: слайд-шоу яки фотоколлаж (10 слайдтан артык түгел) яки видеоролик (3 минутка кадәр) форматында.