«Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркы - РФ Президенты администрациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган федераль проект, аның географиясе бөтен Россия буйлап җәелгән һәм 26 шәһәрдән тора: Владивосток, Пятигорск, Волгоград, Екатеринбург, Казан, Краснодар, Махачкала, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Пермь, Дондагы Ростов, Самара, Санкт-Петербург, Саратов, Ставрополь, Төмән, Уфа, Көньяк-Сахалинск, Якутск, Чиләбе, Сургут, Тверь, Мелитополь, Луганск.
Паркта тәкъдим ителгән мәгълүмат борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге чорны үз эченә ала һәм иң заманча җиһазлар ярдәмендә тәкъдим ителә: сенсор өстәлләр һәм экраннар, интерактив коллажлар, проекторлар һәм планшет компьютерлар.
Дүрт экспозиция («Рюриковичи», «Романовы», «Бөек тетрәнүләрдән Бөек Җиңүгә кадәр», «Россия - минем тарихым») дәүләтнең барлыкка килү этаплары турында җентекләп сөйли. Парк үзенең масштабы, шулай ук заманча һәм сыйфатлы мәгълүмат бирү белән аерылып тора.