Утырыш барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендә хокук бозуларны профилактикалау, коррупцион хокук бозуларны кисәтү, коррупцион хокук бозуларга тискәре мөнәсәбәт формалаштыру мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу үткәрелде һәм 2024 елның 1 кварталына ТР Дәүләт экспертизасында коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы расланды.
Коррупцион хокук бозуларны профилактикалау өчен учреждениедә ышаныч телефонының этика һәм алдау, урлау һәм коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эш тәртибе билгеләнгән, ул тәүлек әйләнәсе эшли.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасында үткәрелә торган коррупциягә каршы профилактик эшнең төп юнәлешләре билгеләнде һәм коррупциягә каршы чаралар күрүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтелде.