Рафар Шакиров капиталь ремонтның смета бәясен билгеләү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

30.01.2024 аеруча куркыныч һәм техник яктан катлаулы объектларга караган капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлауның смета бәясен билгеләү мәсьәләләре буенча ВКС режимында эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмә РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Сергей Музыченко рәислегендә, ТР Төзелеш архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров, «Союзхимпромпроект КНИТУ» проект институты директоры Павел Кочнев, шулай ук «Россия Главгосэкспертизасы»ФАУ вәкиле катнашында узды.

Киңәшмә кысаларында фикер алыштылар:

  • смета документациясенә инженер-техник һәм технологик җиһазларга чыгымнарны кертү мөмкинлекләре һәм бу чыгымнарны нигезләү;
  • төзәтү коэффициентларын эшчеләрнең һәм машинистларның хезмәт хакы күрсәткечләренә куллану һәм арттыру коэффициентларын өстәмә чыгымнар нормативларына куллану шартлары;
  • аеруча куркыныч һәм зарарлы җитештерү объектлары өчен көтелмәгән эшләргә һәм чыгымнарга акча резервының зурлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International