Юл хуҗалыгы - ул регионнарны үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә торган нигез. Бүген илдә кайбер эре инфраструктура объектлары - юл чишелешләре, юлүткәргечләр, җир асты кичүләре, күперләр төзү буенча зур эшләр башкарылган.
Юл төзүчеләр һөнәре - иҗат итүче һөнәре ул!Югары тизлекләр һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, үсеш программалары гаять зур перспективалар ача. Тармак ветераннарына, Татарстан Республикасы юл комплексын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарга һәм, әлбәттә, бүген алар эшен ышанычлы дәвам итүчеләргә аерым рәхмәт белдерәм.
Елдан-ел безнең республикада юл-транспорт челтәре киңәя, юлларның сыйфаты яхшыра, булган юллар ремонтлана һәм яңалары төзелә, шуның белән халыкка уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәтләнүне тәэмин итә һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшләвенә ярдәм итә. Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм алга таба да барлык башлангычларыгызда уңышлар телим!
Хөрмәт белән, ТР Дәүләт экспертизасы директоры Рафар Шакиров