Татарстан Республикасы Дәүләт экспертизасы коллективы Сезне һөнәри бәйрәм - Укытучылар көне белән котлый!
Безнең һәрберебез укучы иде, һәм һәрберсенең хәтерендә яраткан укытучы һәм остаз калды, Без аңа рәхмәтебезне күңелебездә сакладык. Сезнең педагогик талантыгыз-зур хәзинә. Фидакарьлек, хезмәт һәм даими иҗади эзләнүләр белән Сез тормыш һәм һөнәри ориентирлар бирәсез, иртәгәсе көнгә нигез саласыз.
Татарстан Республикасында уку-методик базаны үстерүгә,укыту һәм тәрбияләү өчен заманча уңайлы шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә Татарстанның Дәүләт экспертизасы өчен төп бурычларның берсе-проектлау стадиясендә белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгын һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, шулай ук сыйфатлы һәм заманча белем бирү процессын тәэмин итүгә бюджет акчаларын нәтиҗәле куллану.
Бу бәйрәм көнендә шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы уку үзәген дә чын күңелдән котлыйбыз, ул Татарстан Республикасы шәһәр төзелеше өлкәсендә өстәмә белем бирүнең алдынгы тармак мәгариф учреждениесе булып тора. Сезнең профессионализм төзелеш процессының эффективлыгын арттыру өчен сыйфатлы өйрәнү һәм чаралар үткәрүне тәэмин итә.
Сезгә бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия, барлык башлангычларда уңышлар, югары һөнәри казанышлар телибез! Сезнең эшләрегездә һәрвакыт иҗат һәм оптимизм рухы булсын!
Татарстан Республикасы Дәүләт Экспертизасы Коллективы