«ТР УГЭЦ» ДАУдан экспертиза идарәсе башлыгы Игорь Алексеев катнашты. Чараның максаты: федераль һәм региональ цифрлы проектлар кысаларында гамәлгә ашырыла торган иң нәтиҗәле тармак практикаларын ачыклау - әлеге цифрлы проектлар белән планлаштырудан алып идарә итүгә кадәр.
Форумда катнашучылар чит ил тармак цифрлы продуктларын һәм аппарат чараларын алмаштыру буенча компетенцияләрнең индустриаль үзәкләре кысаларында җитештерү өстенлекле рәвештә дәүләт яисә финанс институтлары тарафыннан хупланырга тиешле программа продуктлары һәм аппарат чаралары турында фикер алыштылар.
Чара кысаларында форумда катнашучылар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыру һәм тәҗрибә алмашуны оештыру максатыннан түгәрәк өстәлләр узды.