«ТР УГЭЦ» ДАУ «ЦИФРОВАЯ ЭКОНОМИКА РОССИИ: САПР/ТИМ өлкәсендә технологик бәйсезлек» конференциясендә катнашты

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

2023 елның 4 июнендә Казанда «ЦИФРОВ ЭКОНОМИКА РОССИИ: САПР/ТИМ өлкәсендә технологик бәйсезлек» темасына V конференция узды. Конференцияне оештыручы - «Нанософт разработка» ҖЧҖ инженер программа белән тәэмин итүнең әйдәп баручы Россия разработчигы.

Спикер «ТР УГЭЦ» ДАУ махсуслаштырылган экспертлар бүлеге эксперты Марсель Гайнетдинов доклад белән чыгыш ясады: «Эксперт эшчәнлегендә цифрлы технологияләрне кертү практикасы һәм төзелеш проектларына экспертиза уздырганда нәтиҗәле карарлар».

Марсель Гайнетдинов:«Бүгенге көндә экспертиза ТИМ белән башкарылган төрле билгеләнештәге 70тән артык проектны карады. Эш тәҗрибәсеннән чыгып, эксперт модель белән сызымнарны берләштереп карый ала яки үзенә кирәкле элементларны гына фильтрлый ала, дип әйтергә мөмкин. Шулай ук мәгълүмати модельне куллануның өстенлекләре - физобъемнар белән эшләү. Минемчә, барысы өчен дә бик җитди һәм мөһим мәсьәлә булып мәгълүмати модель элементларын эшләү дәрәҗәсе тора. Аңлыйбыз, бер стандарттан башка модельләштерү безгә теләгәнне төзергә мөмкинлек бирми. Күчеш чорына без үзебез өчен Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм төп проект оешмалары белән цифрлы мәгълүмат моделе булган объектларны проектлау өчен техник биремнәр әзерләү буенча тәкъдимнәр эшләдек. Әлеге таләпләр проектлаучыларга программа белән тәэмин итүгә, проектларны эшләргә, ә безгә экспертиза үткәрергә мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International