Хөрмәтле коллегалар, табигатьне саклау структуралары хезмәткәрләре, әйләнә-тирә мохитне саклаучылар, иҗтимагый экология оешмалары вәкилләре, экологлар!
«Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәя бирү идарәсе» дәүләт автоном учреждениесе исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Экологлар көне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау Бөтендөнья көне белән чын күңелдән котлыйм!
Хәзерге дөньяда әйләнә-тирә мохит турында кайгырту иң җитди һәм мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу бәйрәмнең статусын «Бөтендөнья» дип атау очраклы хәл түгел бит. Экология мәсьәләләренә төпле карарга, табигый мохит турында кайгыртырга, уртак тырышлык белән экологик иминлекне арттыру һәм хәзерге һәм киләчәк буыннарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен кирәк булганның барысын да эшләргә - менә безнең уртак максатларыбыз, ә алар белән безнең киләчәгебез дә.