Татарстанда төзекләндерү объектларын сайлау буенча тавыш бирү башланды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанның һәр кешесе иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүдә катнаша ала, аларны 2024 елда төзекләндерү планлаштырыла.

  • Тавыш бирүдә бөтен республика буенча иҗтимагый киңлекләр катнаша. Сез киләсе елда үзгәргәнне күрергә теләгән киңлекне сайлый аласыз.
  • «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндереләчәк ишегалды сайларга була.
  • Шулай ук йорт хайваннары өчен шәһәр мохите турында да үз фикере белән уртаклашырга тәкъдим ителә.

14 яшькә җиткән республика кешесенең һәркайсы тавыш бирүдә катнаша ала.

Тавыш бирү 15 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Тавыш бирүдә Сезнең өчен теләсә нинди уңайлы ысул белән катнашырга мөмкин:

- gorodsreda.tatar.ru сайтында яки сылтама буенча йөреп

- ТР Дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштыру» сервисы аша

- «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасы аша

Тавыш бирү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International