Гариза бирүчелгә игътибар: XML-форматта аңлатма язуының мәҗбүри булуы кертелә

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023 елның апрель азагында ЕЦПЭ платформасында сервис эшләтеп җибәрү планлаштырылган, ул проект документациясенең беренче бүлеген формалаштырырга һәм XML-форматта аңлатма язуы йөкләнгән очракта гариза кырларын автомат рәвештә тутырырга мөмкинлек бирәчәк.

Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
 
Сезгэ хәбәр итәбез, 2023 елның 27 маеннан «ТР УГЭЦ» ДАУда проект документларын һәм (яки) инженер эзләнүләре нәтиҗәләрен дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган экспертиза уздыруга һәр гариза буенча XML-форматтагы объект турында төп мәгълүматны үз эченә алган аңлатма язуы бирергә кирәк, әгәр проект эшләрен башкаруга килешүләр 27.05.2023 кә кадәр төзелгән булса.

Проект-смета документациясенең беренче бүлегендәге мәгълүматларның XML-файлын рәсмиләштерү кагыйдәләре РФ Төзелеш министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Хөрмәт белән, «ТР УГЭЦ» ДАУ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International