«Татарстан Республикасы УГЭЦ» ДАУ Татарстан Республикасы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча бәяләмә бирде

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

2023 елның мартында «ТР УГЭЦ» ДАУ Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 136 күп фатирлы йортның проект һәм смета документациясенә экспертиза үткәрә, алар 2023 елда капиталь ремонтның төбәк программасына кертелгән.

Программа буенча эшләр исемлегенә түбәндәгеләр керә:

  • йорт эчендәге системаларны, лифтларны, түбәләрне ремонтлау яисә алмаштыру;
  • подвалларны, фундаментны, подъездларны ремонтлау;
  • фасадны җылыту һәм ремонтлау;
  • коммуналь ресурслар, видеокүзәтү, телевидение приборларын урнаштыру һәм алмаштыру;
  • йорт тирәсен төзекләндерү һ.б.

Казанда, Әлмәттә, Алабугада, Баулыда, Чистайда, Түбән Камада, Мамадышта, шулай ук Бөгелмә, Сарман, Лениногорск, Яңа Чишмә, Ютазы, Зеленодольск, Арча, Лаеш районнарында урнашкан күпфатирлы йортлар уңай нәтиҗә алдылар. Шул исәптән 74 күпфатирлы йорт лифт җиһазларын алыштыру буенча экспертиза узды.

Объектлар исемлеге (2023 март)

Экспертиза үткәрү турында гариза тутырырга, документларны электрон рәвештә мөрәҗәгать итүчеләр  gosekspertiza-rt.ru сайтында шәхси кабинетта бирергә мөмкин.

Экспертиза сораулары буенча кайнар линия:  +7 (843) 207-06-04 яисә  help.uslugi@tatar.ru электрон почтасы аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International