Федераль смета-норматив базага (ФСНБ-2022) үзгәрешләр кертелде

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан ФСНБ-2022 гә бишенче өстәмәләр һәм үзгәрешләр расланды.

Документта түбәндәгеләр билгеләнгән:
  • смета-норматив базага 258 яңа смета нормасы кертелгән;
  • материалларга, эшләнмәләргә, конструкцияләргә һәм җайланмаларга смета бәяләре җыентыгына 565 яңа төзелеш ресурслары, 497 актуальләштерелгән төзелеш материаллары кертелде, 229 ресурсны төшереп калдырырга тәкъдим ителде;
  • машина һәм механизмнарны эксплуатацияләүгә смета бәяләре җыентыгына 2 позиция өстәлгән, 1 - юкка чыгарылган.
ФСНБ-2022 базасын тоту буенча искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне ФГИС ЦС сайтында махсус формада калдырырга мөмкин.

Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының 2023 елның 10 февралендәге 84/пр номерлы «Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының «Чиктәш нормативларны раслау турында» 2021 елның 30 декабрендәге 1046/пр номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү хакында» боерыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International