«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакировның һәм «Главгоэкспертиза России» ФДУ башлыгы Игорь Маныловның эш очрашуы

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Мәскәү шәһәренә эш сәфәре кысаларында «Татарстан Республикасы УГЭЦ» ДАУ делегациясе «Главсгоэкспертиза России» ФДУда булды. Очрашу 2023 елның 21 февралендә узды.

«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров һәм «Главсгоэкспертиза России» ФДУ башлыгы Игорь Манылов төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итү, шулай ук бюджет акчаларын нәтиҗәле тоту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

«Без барлык кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алыштык һәм экспертиза өлешендә үз позицияләребездә ныгыдык. Илебезнең төп эксперт учреждениесенең эксперт фикере безгә тиз арада үсәргә һәм үз эшебезгә иң яхшы алымнарны гына кертергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте очрашуның нәтиҗәлелеге Рафар Шакиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International