Очрашу кысаларында «ТР УГЭЦ» ДАУның 2022 елдагы эшенә йомгаклар, шулай ук 2023 елга бурычлар каралды.
Рафар Шакиров билгеләп үткәнчә, - «ТР УГЭЦ» ДАУ 2022 елга куелган барлык бурычларны да үтәде, шул исәптән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт биремен үтәүдә дә.
Очрашу кысаларында шулай ук төзелеш тармагында бәя кую мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рафар Мирзанурович хәбәр иткәнчә, «ТР УГЭЦ» ДАУ төзелеш объектларының иминлеген һәм ышанычлылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәт күрсәтү сыйфатын, шулай ук бюджет акчаларын нәтиҗәле тотуны камилләштерә. «2022 елда конъюнктур анализ үткәрүне контрольдә тотуны көчәйтү буенча чаралар кабул ителде, экспертлар техник параметрларны тикшерү өчен төзелеш объектларына чыга башлады, шулай ук төзелешнең иң чик күрсәткечен арттыруны тикшерү өчен учреждениедә икътисади анализ һәм смета документациясен тикшерү өчен махсус бүлек булдырылды», - дип билгеләде ул.