«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров Себер төзелеш атнасында Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

2023 елның 15 февралендә Себер төзелеш атнасы кысаларында Россия экспертлары ассоциациясе «Экспертиза институтының цифрлы үсеше» конференциясе узды, анда мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану мәсьәләсенә аерым игътибар бирелде.
«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров, Россия экспертлары ассоциациясенең ТИМ буенча эш төркеме кураторы буларак, «Татарстан Республикасында мәгълүмати модельләштерү технологияләрен кулланып проектларга экспертиза уздыру практикасы» дигән доклад белән чыгыш ясады.


«Татарстан Республикасы ТИМ тәҗрибәсен 2015 елдан башлап үстерә башлады, шуңа күрә Татарстанда ТИМ га күчү 2023 елның 1 гыйнварыннан бюджет акчалары өчен төзелә торган объектлардан башлап, этаплап бара», - дип билгеләп үтте Рафар Шакиров, «Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм төп проект оешмалары белән берлектә, объектларны цифрлы мәгълүмат моделе белән проектлау өчен техник биремнәр әзерләү буенча тәкъдимнәр эшләнде».

«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International