2023 елның I кварталында торакның 1 кв. м уртача базар хакы күрсәткечләре расланды

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2023 елның I кварталына Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынының гомуми мәйданының 1 кв. метрының уртача базар хакы күрсәткечләре расланды һәм 2023 елның беренче яртыеллыгына РФ буенча торак урынның гомуми мәйданының 1 кв. м бәясе билгеләнде.

Татарстан Республикасында 1 кв. м бәясе 2023 елның I кварталына 128 213 сум тәшкил итәчәк.
 
Россия Федерациясе буенча 1 кв. м бәясе - 2023 елның беренче яртыеллыгына 88 737 сум тәшкил итәчәк.

Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгының  20.12.2022 №1111/пр «Россия Федерациясе буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының 2023 елның беренче яртыеллыгына бәясе нормативы һәм Россия Федерациясе субъектлары буенча торак урынның гомуми мәйданының бер квадрат метрының уртача базар хакы күрсәткечләре турында 2023 елның I кварталына боерыгы»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International