Төзелешкә рөхсәт биргәнче башкарылырга мөмкин булган әзерлек эшләре исемлегенә үзгәрешләр кертелде

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

РФ Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Әйләнә-тирә мохиткә җитди зыян китерми торган әзерлек эшләре төрләре исемлеген һәм аның компонентларына карата күрсәтелгән объектларның проект документациясе экспертизага җибәрелгән көннән алып федераль әһәмияттәге объект, региональ әһәмияттәге объект, җирле әһәмияттәге объект төзелешенә рөхсәт бирелгәнче үтәлергә мөмкин булган әзерләү эшләре төрләре исемлеген раслау турында» дигән  7.11.2020 1798 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.

Исемлектә каралган әзерлек эшләре хәзер башкарма хакимият органы яисә проект документларына, проект документациясе бүлекләренә экспертиза уздыруга вәкаләтле оешма белән килештерелгән көннән алып төзелешкә рөхсәт биргәнчегә кадәр башкарылырга мөмкин.

Алданрак исемлектә каралган әзерлек эшләрен проект документациясе экспертизага җибәрелгәннән соң аны килештерү зарурлыгыннан башка гына төзергә рөхсәт биргәнче башкарырга мөмкин иде.

Карар 2022 елның 23 октябрендә үз көченә керде.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 7.11.2020 № 1798 карарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14.10.2022 № 1834 карары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International