«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакировны ТР төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган чарада бүләкләделәр

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 7 декабрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексында республика төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда гасырлар дәвамында төзүчеләр тарафыннан мөһим объектлар: сәнәгать производстволары, заманча социаль һәм спорт объектлары, җәмәгать урыннары, транспорт инфраструктурасы объектлары сафка бастырылды, борынгы төзелеш сәнгатенең уникаль һәйкәлләре реконструкцияләнде, алда тагын да амбицияле планнар төзелде.

«ТР УГЭЦ» ДАУ директоры Рафар Шакиров РФ төзелеш министры Ирек Фәйзуллиннан югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Ирек Фәйзуллин эксперт органнарының төзелеш процессында эшенең мөһимлеген ассызыклады.

Ел саен «УГЭЦ» ДАУ дүрт меңнән артык нәтиҗә бирә, һәм бу сан елдан-ел үсә. Мондый югары күрсәткеч - учреждение хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы нәтиҗәсе.

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Донецк Халык Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, тармак ветераннары һәм төзелеш оешмалары һәм тармак ведомстволары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International