«2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бер объект та безгә мәгълүмати модельдән башка керә алмаячак, дигән карар кабул ителде. Пилотлы проектларны без 2015 елда ук кабул итә башладык. Шуннан бирле 34 объект каралды, әмма аларның 18е - инде 2022 елда, безнең бүген никадәр ерак киткәнебезне күрсәтә. Алынган тәҗрибә нигезендә ТИМ ның төп өстенлеге сыйфатында без технологияләрне кулланып әзерләнгән проектларның, төгәлрәк, смета бәясенең дөреслеген билгеләү өлешендә, бигрәк тә мөһим булуын билгеләдек», - дип уртаклашты Рафар Шакиров.